Татарстан Төп дәүләт имтиханын гадиләштерелгән тәртиптә тапшыру эксперименты киңәйтеләчәк төбәкләрнең берсе булыр дип көтелә. РФ Мәгариф министрлыгы аны 2029 елга кадәр озайтырга һәм катнашучылар санын алты субъектка кадәр арттырырга ниятли. Бу хакта ТАСС агентлыгы министр Сергей Кравцовка сылтама белән хәбәр итә.
Беренче этапта проектка Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Липецк өлкәсе керде. Әмма, Кравцов билгеләп үткәнчә, нәтиҗәләрне объектив рәвештә бәяләү өчен күбрәк вакыт кирәк, шуңа күрә экспериментны озайту гына түгел, ә аның географиясен киңәйтү турында да карар кабул ителде. Татарстаннан тыш, анда Ростов һәм Төмән өлкәләре дә катнашырга ризалык белдерде.
Искәртеп үтәбез, апрель аенда Россия Президенты Владимир Путин X сыйныфка барырга җыенмаган IX сыйныф укучыларына Төп дәүләт имтиханында бары тик ике фәнне генә тапшырырга мөмкинлек бирә торган канунны имзалады. Әлегә гадиләштерелгән тәртип Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Липецк өлкәсендә гамәлдә, ул 2025 ел ахырына кадәр исәпләнгән.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии