На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Николай
    А почему перевода нет? ФСБ-шники, вы куда смотрите? Тут террористы свои планы обсуждают, а вы и ухом не ведёте.Төмән өлкәсендәге...
  • Татьяна Рублева
    твоя моя не понимает!Татарстанда кешел...
  • Сергей Еремин
    ?777777Казанда «Биш буын...

Рөстәм Миңнеханов: Аллаһы Тәгалә безгә су биргән, аннан файдаланырга гына кирәк

Татарстан һәм Казанның су территорияләрен үстерү потенциалы гаять зур. Әмма алардан тулы күләмдә файдалану өчен тиешле инфраструктура булдырырга кирәк. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казаныш» Халыкара архитектура-төзелеш форумында шулай дип белдерде.

«Мин безнең потенциал гаять зур дип саныйм. Без 40 мең төрле көймә һәм 400 меңгә якын шәхси көймә төзи алабыз.

Потенциал – һичьюгы 200 мең көймә белән тәэмин итү. Әмма моның өчен заправкалар гына түгел, ә пирслар, кунакчыллык системасы да кирәк», - диде Миңнеханов.

Ул «Локомотив» су-туристлык кластеры, «Казан» Гаилә үзәге, «Елмай» балалар паркы һәм ләмле кырлар янындагы су территорияләре буенча проектларны җентекләп өйрәнергә кушты.

«Кремль тирәсендә дә шундый урыннар булдырырга кирәк. Шуңа күрә су территорияләрен үстерү концепциясен тулысынча хуплыйбыз. Республика буенча да карарга кирәк. Кешеләр сәяхәт итәргә, ял итәргә тиеш. Бездә су күп, Аллаһы Тәгалә безгә аны биргән. Аннан файдаланасы гына калды», - дип сүзен төгәлләде Татарстан Рәисе.

Ссылка на первоисточник
наверх