Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия фәне көне алдыннан республиканың 22 галиме һәм әйдәп баручы фән эшлеклесенә фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премияләрен тапшырды. Бүләкләү тантанасы бүген Казан Кремлендә узды.
«Бүген бүләкләнүче лауреатларның хезмәтләре илнең фәнни-технологик үсешенең Россия Президенты Владимир Путин билгеләгән өстенлекле юнәлешләренә тулысынча туры килә. Татарстан илнең фәнни-техник өлкәдәге стратегик инициативаларын гамәлгә ашыруда һәрвакыт алдынгы позицияләрдә булды.
Бүгенге көндә республиканың академик бергәлеге илебез галимнәре алдында торган бурычларны хәл итүдә иң төп рольне башкара», - диде Миңнеханов.Татарстан Рәисе шулай ук Дәүләт премиясе лауреатларын якынлашып килүче Россия фәне көне белән котлады. Ул аларга бетмәс-төкәнмәс дәрт һәм уңышлар, нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләде.
«Төрки-татар дөньясының этногенезын һәм этномәдәни мирасын комплекслы тикшерү тәҗрибәсе» хезмәтләр циклы өчен КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Лев Толстой мирасын өйрәнү фәнни-мәгариф үзәге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Марсель Бакиров бүләкләнде.
Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе, баш дәүләт санитария табибы Марина Патяшина җитәкчелегендә башкарылган «Вируслы авыруларны дәвалау һәм аларның катлаулануын профилактикалау өлкәсендә яңа патогенетик юнәлеш булдыру» хезмәте өчен КДМУ, КФУ һәм Гомуми патология һәм патофизиология фәнни-тикшеренү институты (Мәскәү) җитәкчеләре, галимнәре һәм тикшеренүчеләре төркеме билгеләп үтелде.
Шулай ук комплекслы фәнни-техник ысул-кораллар уйлап табу һәм аларны махсус медицина җиһазларын массалы җитештерүгә кертү күмәк эшен билгеләп үттеләр.
Эш Россиядә медицина, биология һәм дарулар өлкәсендә иминлекне тәэмин итү өчен алып барылды. Аны «Серго исемендәге завод» җитештерү берләшмәсе» АҖ баш конструкторы һәм җитәкчеләре Республика кан үзәге баш табибы Рамил Тураев белән бергә башкарды.
Свежие комментарии