На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Рәис мәктәп һәм бакчаларга капиталь ремонт ясау турында: Уку елын лаеклы башларга кирәк

Белем көне алдыннан, 29 августта, Татарстанда тугыз мәктәп һәм ике балалар бакчасы кабул ителде һәм куллануга тапшырылды. Бу хакта ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә әйтте.

«Бик зур эш башкарылды. Бу 185 капиталь ремонт объекты, шул исәптән 21 балалар бакчасы, 51 мәктәп, 94 азык-төлек блогы.

Шулай ук 4 ресурс үзәге һәм студентлар өчен 15 тулай торак. Минемчә, капиталь ремонт – мәгариф системасы өчен яхшы ярдәм», - дип билгеләп үтте республика җитәкчесе. Яңа уку елын лаеклы башларга кирәк, дип ассызыклады ул.

Киңәшмә республиканың барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.

Ссылка на первоисточник
наверх