На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Владимир Евдокимов
    Хрен поймешь, что он говорит, хотя я татаринМөхәммәтшин: Тата...
  • Evgenija Palette
    Сдается мине, Беня.... что после ЭТОЙ ПОХАБНОЙ ИНВАЗИИ приблудных "Соотечественников", и ЭТИМ НЕ СДОБРОВАТЬ...Буа мөхтәсибәтенд...
  • Evgenija Palette
    ПОШЛИ НА "Х"... ГОВОРИТЕ НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ... ИЛИ ВООБЩЕ ЗАТКНИТЕСЬ...Буа мөхтәсибәтенд...

Люция Җәлилова: Әтием иҗаты хакында фильм төшерергә мөмкинлек булмады

13 февральдә Казанда каһарман-шагыйрь Муса Җәлил мирасына багышланган «Муса Җәлил Россиянең тарихи-мәдәни киңлегендә» бөтенроссия фәнни конференциясе узачак. Конференция эшендә Муса Җәлилнең олы кызы, җәмәгать эшлеклесе Люция Җәлилова дә катнашачак. Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында сөйләделәр.

Матбугат очрашуында Люция Җәлилова әтисе – шагыйрь Муса Җәлилнең иҗаты буенча фильм өчен сценарийлар язуы хакында сөйләде. Аның сүзләренчә, әлеге фильмнар дөньяга чыгарылмаган.

«Әтиемнең иҗатын Фәннәр академиясендә аның шәхси архивларында утырып өйрәндем. Ике айлап утырдым. Шуннан соң фильм өчен ике сценарий яздым, беренчесе пионер оешмалары турында – «Вожак пионеров» дигән сценарий иде. Икенчесе – «Рожденный революцией», аның шигырьләре хакында, әтиемнең каһарманлыкка барган юлы турында. Сценарийларымны танылган совет кинорежиссёры Сергей Герасимов хуплаган иде, соңрак Казанның КПСС комитеты да миңа булышты. Ләкин әлеге фильмнар дөньяга чыгарылмады. Аларны кино итеп төшерергә мөмкинлек булмады. Кемнәргәдер минем иҗатым ошамады. Миндә әтиемнең иҗатын халыкка ачарга мөмкинлек биргән ике әзер сценарий ята», – дип сөйләде ул.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх