На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Александр Антошин
    А что , канал уже постепенно переходит на татарский язык ?«Елмай» паркында ...
  • Николай
    А почему перевода нет? ФСБ-шники, вы куда смотрите? Тут террористы свои планы обсуждают, а вы и ухом не ведёте.Төмән өлкәсендәге...
  • Татьяна Рублева
    твоя моя не понимает!Татарстанда кешел...

Яшел Үзәндә пычак белән коралланган ир-ат судка үтеп кермәкче булган

Яшел Үзән шәһәр суды бинасына кулына ике пычак тоткан ир-ат кермәкче булган. Бу хакта Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Явыз уйлы җинаятьче суд бинасының хезмәткәрләр өчен керү ишеге янына килгән, шакый башлаган һәм ишекне ачмакчы булган.

Суд приставлары, коралларын әзер тотып, ишек янына чыккан, ир-ат белән сөйләшергә тырышып караган. Аның реакциясе адекват булмаган, ир кеше янәдән суд бинасына кермәкче булган. Приставлар гражданинны профессиональ рәвештә коралсызландырган һәм аңа кул богавы кидергән. Корал кулланырга туры килмәгән.

Ведомство хезмәткәрләре тоткарланучыга карата административ протокол төзегән, ә аннан соң, алга таба тикшерү өчен, полиция хезмәткәрләренә тапшырган. Ир-ат үзенең гамәлләренең сәбәбен аңлата алмаган.

Ссылка на первоисточник
наверх