На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Мәскәү татарлары Сабан туен берничә мәйданчыкта билгеләп үтәчәк

Якын арада, 2025 елның июнь һәм июль айларында, Мәскәү төбәгендә өч Сабантуй узачак. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

28 июньдә, шимбә көнне, Яңа Мәскәүнең Коммунарка районында татар-башкорт халкының милли бәйрәмен беренче тапкыр билгеләп үтәчәкләр.

Оештыручылар аны «Татар-башкорт Сабан туе. Дуслык һәм бердәмлек гаилә фестивале» дип атаган. Ул кунакларны Динара рухи мәдәни-агарту үзәге аланында җыячак.

Бәйрәм 13.00 сәгатьтә ачыла.

Сабан туен Мәскәү Хөкүмәте ярдәмендә Россия мөселманнары Дини җыены оештыра. Татарстан Республикасын Минзәлә районы тәкъдим итәчәк.

11.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр балалар һәм өлкәннәр өчен төрле мәйданчыклар эшләячәк. Сабантуй кунаклары алдында Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисты Владимир Кудашев, Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Минһаҗева, Ильмира Нәгыймова, Ришат Фазлыйәхмәтов, Илсаф, Гүзәлия, Сөмбел Билалова, Ленар Сәйфиев, Ирфан Измайлов, Мәскәү дәүләт мәдәният институты коллективлары, С.Өметбаев исемендәге Минзәлә драма театры артистлары, «АлтынАй» һәм «Хәзинә» башкорт бию ансамбльләре чыгыш ясаячак.

5 июльдә, шимбә көнне, Мәскәүдә гомумшәһәр Сабан туе узачак. Кунакларны ул яңадан «Коломенское» Музей-тыюлыгына җыя.

Рәсми кунаклар арасында Россия Федерациясе, Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе, Татарстан Республикасы һәм Башкортстан Республикасы Хөкүмәтләре вәкилләре, күренекле сәясәт һәм җәмәгать эшлеклеләре, махсус хәрби операциядә катнашучылар бар.

Бәйрәмдә Татарстанны Чаллы шәһәре тәкъдим итәчәк.

Рәсми ачылышы - 13.00 сәгатьтә.

Коломенское паркында бәйрәм мәйданчыклары 11.00 сәгатьтән эшли башлый. Башкорт һәм татар авыллары территориясендә тарихи интерьерлар булдырылачак, ә барлык элементларны Башкортстан һәм Татарстаннан махсус алып кайтачаклар. Кунаклар каршында артистлар чыгыш ясаячак, шулай ук халык уеннары һәм милли һөнәрчелек эшләнмәләре ярминкәләре дә оештырыла.

12 июльдә, шимбә көнне, Малевич һәм Раздолье паркларында (Мәскәү өлкәсе) «Креатив Сабантуй» гаилә этник фестивале була.

Чара Мәскәү өлкәсе Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә МОН Креатив бюросы тарафыннан уздырыла.

Бәйрәмне оештыручылар гаиләнең һәр әгъзасы өчен төрле активлыклар тәкъдим итәчәк:

- Чәй аланы - чәкчәк һәм чәй белән сыйлау;

- Төп сәхнә - концертлар, конкурслар һәм бүләкләр уйнату;

- Гаилә кварталы - мастер-класслар, анимация һәм балалар өчен иммерсив;

- Инновацияләр - киләчәк технологияләре белән танышу;

- Ярминкә – авторлык эшләнмәләре һәм этник сувенирлар;

- Фуд-корт - Россия халыкларының иң тәмле ризыклары һәм башка мәйданчыклар.

Бәйрәм 13.00 сәгатьтә ачыла.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх