Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин белдергәнчә, Үзәк банкның төп ставканы киметәчәге бәхәссез һәм Дәүләт Думасы әлеге мәсьәлә хакында фикер алышуларуга кире кайтачак. Телеграм-каналында ул шул хакта хәбәр итте.
«Инфляция кими. Ел нәтиҗәләре буенча ул 7 процент тәшкил итәргә тиеш. Бу Үзәк банкның ставкага карата йөкләмәсе.
Үзәк банк әлеге карарны нигезләү өчен һәрвакыт өскә үрмәләүче инфляция турында сөйләде. Хәзер ул кими башлады. Димәк, башка факторларны исәпкә алып, төп ставканы киметергә кирәк. Бу көн кебек ачык. Үзебезнең тарафтан бу темага әле әйләнеп кайтачакбыз. Икътисадны үстерү өчен шартлар тудырырга кирәк», - дип искәртте Володин.Ул шулай ук икътисадның аска тәгәрәвенә юк куймауның мөһимлеген билгеләп үтте.
«Рецессия һәм стагнацияне булдырмас өчен барысын да эшләргә кирәк. Бу - Хөкүмәттәге хезмәттәшләребез белән бергәләп хәл итәргә тиешле бурыч», - дип өстәде Дәүләт Думасы Рәисе.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии