На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...
  • Анатолий Ишимбаев
    Пиши по русски кутакМарат Галиев: Зак...

Зәйдән студент кызлар фуд-дизайн объектлары Бөтенроссия арт-күргәзмәсендә призерлар булды

Казанда Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган, урта һөнәри уку йортлары укучылары арасында фуд-дизайн объектларының II Бөтенроссия арт-күргәзмәсе узды. Бу хакта «Зәй офыклары» газетасы яза.

Анда Зәй политехник көллиятеннән «пешекче, кондитер» һөнәре буенча белем алучы студент кызлар: Виктория Хәйруллина, Валерия Андрианова һәм Ләйсән Фәсхетдинова чыгыш ясады.

«Азык-төлек продуктларыннан нәфис эшләнмәләр» номинациясендә Виктория Хәйруллина легендар Т-34 танкы макетын тәкъдим итте.

Ул аны фасольдән, төрле ярмалардан, мастикадан һәм җиләк-җимеш кагыннан ясаган.

Ә «Рәсем сәнгате» номинациясендә Валерия Андрианова картина эшләгән. Ләйсән Фәсхетдинова исә күпереп пешкән икмәк белән «Җиңү икмәге» номинациясендә катнашты. Студент кызларга күргәзмәгә әзерләнергә остазлары Ирина Иванова һәм Айгөл Әхмәтҗанова булышты, дип язалар көллият сайтында.

Зәй кызларының эшләре арт-күргәзмәдә жюри игътибарын җәлеп итте һәм алар призлы урыннарга лаек булды, диелә хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх