На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Песошин: Олег Коробченко икътисадның сәнәгать секторын үстерә

Олег Коробченко кандидатурасын республика Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазифасына билгеләү өчен хупланды.

«Олег Владимирович бу вазифада 2022 елның июненнән бирле эшли. Үз эше кысаларында Олег Коробченко икътисадның сәнәгать секторын үстерә. Ул яңа производстволар булдыру, продукцияне алга җибәрү, инновацион чишелешләр кертү, инвестицияләр җәлеп итә.

Аннары эшмәкәрлек өчен уңайлы шартлар тудыру мәсьәләләренә зур игътибар бирә, шулай ук төбәкара һәм халыкара элемтәләрне ныгыту буенча зур эш башкара», – дип белдерде ТР Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Дәүләт Советы утырышында.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән нәтиҗәле хезмәттәшлек нәтиҗәсендә төбәккә 110 миллиард сум төрле субсидияләр һәм ярдәм чаралары җәлеп ителүен дә билгеләп үттеләр парламент утырышында.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

  • 7нче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы утырышы эшенә парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелек итте. Көн тәртибенә ТР Премьер-министрын һәм аның урынбасарларын раслау мәсьәләләре чыгарылган иде.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх