На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Табигый байлыклар комитеты Казанда төлкеләр барлыкка килү сәбәбен аңлатты

Ноябрь аенда Казанның төрле районнарында яшәүчеләр паркларда һәм торак йортлар янында йөргән төлкеләрнең фото һәм видеоларын социаль челтәрләргә урнаштырды. Җирән төстәге хайваннарны Ферма-2 территориясендә, Идел буе районында һәм шәһәрнең башка читләрендә күргәннәр. Шәһәрдә төлкеләр барлыкка килү сәбәбен Татарстанның Табигый байлыклар буенча дәүләт комитетында аңлаттылар.

«Шәһәргә һәм бистәләргә ерткыч хайваннар җиңел табыла торган азык булганга килә. Ул азыкны чүплекләрдә, көнкүреш калдыкларын җыя торган урыннарда таба, шулай ук җиңел табыла торган хайваннар, кошлар һәм кимерүчеләр булганда да килә», – дип сөйләделәр Табигый байлыклар буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәтендә.

Ведомствода искәртүләренчә, кыргый хайваннар котыру чире белән авырырга мөмкин. Шуңа күрә төлке очратканда, аның игътибарын җәлеп итмәскә, аңа якын бармаска кирәк. Тешләсә, яраны антисептик белән чистартырга һәм табибка бару зарур.

 

Ссылка на первоисточник
наверх