Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Элла Памфилова белән очрашты. Очрашу республика парламентында узды. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашуда Дәүләт Советының Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе белән үзара хезмәттәшлеге, республика дәүләт хакимияте органнарының илнең хокукый электораль кырындагы эше, сайлау системасының эшләве һәм гражданнарның сайлау хокукларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды.
Элла Памфилова бу көннәрдә Казанда эш сәфәрендә, ул Россия регионнарының төбәк сайлау комиссияләренең мәгълүмат хезмәтләре җитәкчеләренең бөтенроссия семинар-киңәшмәсендә катнаша. Бүген Элла Памфилова сайлау комиссияләре матбугат хезмәтләре өчен бөтенроссия семинар-киңәшмәсендә лекция белән чыгыш ясарга планлаштыра (оештыручы – Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе ярдәмендә РФ Үзәк сайлау комиссиясе).
«Бүген Казанда сайлау кампанияләрен югары дәрәҗәдә уздыру буенча гаять мөһим миссияне үтәүче сайлау комиссияләре вәкилләре җыелды, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, – быелның сентябрендә Татарстан Республикасы Рәисен сайлаулар узачак. Моннан тыш, 7,5 меңнән артык муниципаль депутат сайларга кирәк булачак. Муниципаль советларның вәкаләтләре аз түгел, шуңа бәйле рәвештә территория сайлау комиссияләре һәм участок сайлау комиссияләре вәкилләренә зур җаваплылык йөкләнә».
Очрашуда шулай ук Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская катнашты.
Свежие комментарии