На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Төмән өлкәсендә «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы-2024» өлкә бәйгесе үтте

Төмән өлкәсенең Кырынкүл авылында урнашкан 52 нче урта белем бирү мәктәбендә 2006 елдан бирле ел саен уздырыла торган «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы-2024» өлкә бәйгесе үтте. Аны өлкә мәгариф һәм фән департаменты, Төмән өлкә төбәк мәгарифен үстерү дәүләт институты (ТОГИРРО) оештыра. Бу хакта «Яңарыш» газетасы хәбәр итә.

Бәйгенең төп максаты - педагогик эшчәнлектә инновацион методика һәм технологияләрне кулланып эшләүче, иҗади, заманча карашлы татар теле һәм әдәбияты укытучыларын билгеләү, аларга ярдәм итү, тырышып эшләргә стимул булдыру.

Бәйгедә 7 татар теле һәм әдәбияты укытучысы мастер-класс һәм «Укучылар белән туган телдә сөйләшү» турларында үзләренең белемнәрен, тәҗрибә осталыкларын, укучыларда туган тел дәресләренә кызыксыну, хөрмәт уятуда нинди ысуллар, методик алымнар куллануларын тәкъдим иттеләр.

Укытучыларның уздырган дәресләре «Гаилә» темасына багышланган иде. Дәресләрдә милли костюмнар кигән 52 нче мәктәпнең 4-6 сыйныф укучылары катнашты. Аларның туган телебезне белүләре, дәрестә актив катнашулары һәркемнең күңеленә хуш килде. Дәрес ахырында һәр укытучы аларга рәхмәтләрен белдерде, диелә хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх