На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Казан һәм Иркутск туризм өлкәсендә хезмәттәшлек турында килеште

Казан һәм Иркутск туризм өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Татарстан башкаласы Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова Telegram-каналында шул хакта хәбәр итте.

«Бу безнең шәһәрләр арасында туристлык потенциалын үстерү өчен бик күп мөмкинлекләр ача», - дип искәртте Казан түрәсе.

Һәм: «Ике арадагы партнерлык һәм дустанә мөнәсәбәтләрне үстерүне дәвам итәчәкбез», - дип өстәде. Документны Дарья Санникова һәм Себер шәһәренең Икътисад һәм стратегик планлаштыру комитеты рәисе Татьяна Макарычева имзалады. Шәһәрләр кунакчыллык өлкәсендә тәҗрибә уртаклашырга ниятли, дип билгеләп үтә Иркутск мэриясе матбугат хезмәте.

Килешү Сабан туен бәйрәм итү кысаларында имзаланды. Вакыйга программасы милли уеннарны, татар милли ризыкларын татып карауны, спорт ярышларын һәм иҗат коллективлары фестивален үз эченә алды, дип санап үтте Санникова.

Ссылка на первоисточник
наверх