Россиянең бөтен Европа территориясендә июнь азагына кадәр яңгырлар явачак. Бу хакта «Татар-информ»га «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец хәбәр итте.
«Россиянең Европа территориясендә җәй июнь азагына кадәр җылыга «саран» һәм явым-төшемгә «бай» булачак. Яңгыр көн саен диярлек явачак.
Температура исә +20 градустан бераз гына югарырак булачак, анысы да көн саен түгел. Мондый температура күрсәткечләре июнь аеның климат нормаларына туры килми», - дип сөйләде синоптик.Июнь азагына кадәр яңгыр гына түгел, яшен дә булачак, дип өстәде ул. Аның фаразына караганда, июньдә «температура дәрәҗәсе җитеп бетмәячәк, ә явым-төшемнәр артыгы белән булачак».
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии