На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Чернышов йөклелекне планлаштырганда тикшерүләр өчен түләүле көннәр бирергә тәкъдим итте

Дәүләт Думасының вице-спикеры Борис Чернышов Россия гражданнарына йөклелек планлаштырган вакытта медицина тикшеренүләре узу өчен эштән түләүле ял көннәре бирү хокукын кертергә тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости яза.

Бу мөрәҗәгатьне ул Россиянең хезмәт министры Антон Котяковка һәм сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашкога юллаган.

Парламентарий әти-әни булырга әзерләнү алдыннан медицина процедуралары һәм консультацияләр өчен түләнә торган көннәр бирү механизмын эшләү мөмкинлеген карауны сорый.

Инициатива эш бирүчеләрнең хезмәткәр гаризасы буенча – җенесенә бәйсез рәвештә – мондый тикшерүләр өчен елына түләүле ике көн бирү бурычын күздә тота.

Мөрәҗәгатьләрдә шулай ук бу көннәр хезмәт вакытының бер өлеше яки еллык түләүле отпуск буларак исәпкә алынмаска һәм уртача хезмәт хакыннан да түбәнрәк түләнмәскә тиеш диелгән.

Чернышов мондый чара патологияләр куркынычын киметергә, яңа туган балаларның сәламәтлеген яхшыртырга һәм киләчәктә сәламәтлек саклау системасына йөкләнешне киметергә булышачак, дип саный. Аның сүзләренчә, булачак әти-әниләр өчен уңайлы шартлар булдыру гаилә институтын ныгытырга һәм илнең демографик максатларына ирешергә мөмкинлек бирәчәк.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх