На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Казан мэры Татарстан Рәисе тәкъдим иткән кандидатлар арасыннан сайланачак - закон проекты

Казанда шәһәр мэры ТР Рәисе тәкъдим иткән кандидатлар арасыннан вәкиллекле орган (Казан шәһәр Думасы) тарафыннан сайланачак. Бүген ТР Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында шул хактагы закон проектын карадылар.

«Закон проекты белән Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы вазифасына кандидатларны Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан алдан карау һәм Казан шәһәре муниципаль берәмлеге вәкиллекле органына тәкъдим итү тәртибе раслана», - диелә аңлатма язуында.

Татарстан башкаласы мэры вазифасына кандидатуралар турында тәкъдимнәрне РФ Дәүләт Думасында һәм ТР Дәүләт Советында тәкъдим ителгән сәяси партияләр, «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциациясе, ТР Иҗтимагый палатасы, «Бөтенроссия җирле үзидарәне үстерү ассоциациясе» кертә алачак.

«Ким дигәндә ике кандидат Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан раслана һәм муниципаль берәмлек башлыгын сайлау өчен вәкиллекле орган каравына тапшырыла», – диелгән документта.

ТР Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин докладында билгеләп үткәнчә, закон проекты 2025 елның 20 мартында кабул ителгән 33-ФЗ номерлы Федераль законның («Гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында») 19 маддәсенең 8 өлешен һәм 88 маддәсенең 2 өлешен гамәлгә ашыру максатыннан әзерләнгән.

«Шул рәвешле, территориясе составына Россия Федерациясе субъектының административ үзәге (башкаласы) булган торак пункт кергән муниципаль берәмлек башлыгы югарыда күрсәтелгән маддәнең 2 өлеше нигезендә, муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы тарафыннан Россия Федерациясе субъектының иң югары вазифаи заты тәкъдим иткән кандидатлар арасыннан сайлана.

Әлеге Федераль законның 19 маддәсе 8 өлеше нигезендә, Россия Федерациясе субъектының югары вазифаи заты тарафыннан муниципаль берәмлек башлыгы вазифасына кандидатларны алдан карау һәм муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органына тәкъдим итү тәртибе Россия Федерациясе субъекты законы белән билгеләнә», – дип аңлатты Хәбибуллин.

Комитет закон проектын беренче һәм өченче укылышта кабул итү өчен тавыш бирде.

Ссылка на первоисточник
наверх