На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Чистайлылар «Урманны саклыйк» акциясендә 150 төп агач утыртты

Чистайның Текә Тау бистәсендә чистарту корылмалары территориясендә «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе узды. Бу хакта «Чистай хәбәрләре» газетасы яза.

Шәһәрне яшелләндерү буенча мондый чараны җирле урманчылык хезмәткәрләре оештырырга тәкъдим итте. Идеяне биоресурслар буенча дәүләт комитеты вәкилләре, шәһәр суды хезмәткәрләре, ата-аналар советы әгъзалары, «Алдынгылар хәрәкәте» активистлары хуплады.

«Акциянең максаты — чистарту корылмалары территориясен «яшел койма» белән әйләндереп алу һәм һаваны кислород белән баету. Без нарат үсентеләре утыртуны планлаштырдык. Акцияне район башлыгы Дмитрий Иванов та хуплады», — диде Чистай районы участок урманчысы Рөстәм Гыйльметдинов.

Табигатьне саклау акциясендә катнашучылар чиләк-көрәкләрне һәм үсентеләрне алып, территория буйлап таралыштылар. Яшелләндерүгә үз өлешен кертергә теләүчеләрнең берсе — шәһәр судының элекке рәисе Газинур Әхәтов булды, ул акциядә хезмәттәшләре белән бергә катнашты.

«Балачакта мин урман янында яшәдем, хәзер дә тормышымны агачларсыз күз алдына китерә алмыйм. Шәһәрне төзекләндерүдә үз эземне калдыру өчен акциядә катнашырга булдым», – дип сөйләде ул.

Газинур Зөфәр улы 30 елдан артык үз йорты янындагы участокта агачлар үстерә һәм аларны утырту кагыйдәләрен яхшы белә.

«Агачны җир белән бергә утыртканда, тамыр системасы саклана һәм агач яңа территориягә тизрәк ияләшә. Ә үсентенең тамыры «шәрә» булса, аңа үсеп китәргә авыр булачак», — дип сөйләде Газинур Әхәтов.

Укучылар да эшкә яхшы кәеф белән тотынды. Алар бу эшкә җаваплы карадылар һәм үсентеләрне бик теләп утырттылар.

« Мин монда, Текә Тауда яшим. Акция турында белгәч, үзем яшәгән бистәне яшелләндерүгә өлешемне кертергә булдым. Хәзер бу агачлар яныннан узганда, аларны бергә утыртканыбызны искә төшерәчәкмен», — дип билгеләп үтте кадет мәктәбенең сигезенче сыйныф укучысы Руслан Кәримов.

Яшелләндерү акциясендә катнашучылар уртак тырышлык белән 150 яшь нарат утырттылар.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх