На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Зачем коверкать русский язык!?«Ак чәчәкләр» бул...
  • Olga Rogova
    что это тут за пурга? Сайт российский! Что это за словесный чуркестанский  понос на русском сайте?Төмән өлкәсендәге...
  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...

Россия Диния нәзарәте каршындагы «Зәкят» фонды агрессиядән зыян күрүчеләргә ярдәм итә

Россия мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы «Зәкят» фонды Украина Кораллы көчләре һөҗүменнән зыян күргән Курск һәм Белгород өлкәләрендә яшәүчеләргә ярдәм итү өчен акча җыя башлады. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Зәкят» хәйрия фонды генераль директоры Сөләйман Аджиев сүзләренчә, фонд җыелган акчага Курск һәм Белгород өлкәләренең эвакуацияләнгән гражданнары өчен озак саклана торган азык-төлек, көнкүреш химиясе, шәхси гигиена чаралары, төрле дарулар (сорбентлар, температураны төшерә, авыртуны баса, тынычландыра торган, йөрәк дарулары, антигистамин препаратлар), урын-җир әйберләре сатып алачак.

Әлеге әйберләр «Регион-Курск» хәйрия фонды аша эвакуацияләнгән гражданнарны урнаштыру пунктларына озатылачак.

«Зәкят» хәйрия фонды шулай ук җыелган акчага Газа һәм Палестинада яшәүчеләргә дә азык-төлек белән ярдәм күрсәтергә ниятли.

Ссылка на первоисточник
наверх