Россия мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы «Зәкят» фонды Украина Кораллы көчләре һөҗүменнән зыян күргән Курск һәм Белгород өлкәләрендә яшәүчеләргә ярдәм итү өчен акча җыя башлады. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Зәкят» хәйрия фонды генераль директоры Сөләйман Аджиев сүзләренчә, фонд җыелган акчага Курск һәм Белгород өлкәләренең эвакуацияләнгән гражданнары өчен озак саклана торган азык-төлек, көнкүреш химиясе, шәхси гигиена чаралары, төрле дарулар (сорбентлар, температураны төшерә, авыртуны баса, тынычландыра торган, йөрәк дарулары, антигистамин препаратлар), урын-җир әйберләре сатып алачак.
Әлеге әйберләр «Регион-Курск» хәйрия фонды аша эвакуацияләнгән гражданнарны урнаштыру пунктларына озатылачак.«Зәкят» хәйрия фонды шулай ук җыелган акчага Газа һәм Палестинада яшәүчеләргә дә азык-төлек белән ярдәм күрсәтергә ниятли.
Свежие комментарии