Минзәлә татар дәүләт театры яшь драматург Артур Ибраһимовның «Яңа татар пьесасы» конкурсында җиңгән әсәрен - «Бабайның бабасы» спектакленең премьерасын тәкъдим итте. Комедияне Татарстан театр әһелләре берлеге грантына театр режиссеры Булат Бәдриев чыгарды.
«Мине драматург иткәнегез өчен рәхмәт», – диде Артур Ибраһимов сәхнәдән артистларга һәм спектакль чыгаручы командага.
Пьесада вакыйгалар бүгенге көннән 300 ел алдагы киләчәккә күчерелгән татар карты турында бара. Тамашачы Татарстанның халык артисты Хафиз Хамматуллин башкаруында салкын мөнәсәбәтләр һәм хис-кичерешләрсез дөньяга ихласлык алып килгән бабайның язмышын күзәтә.
Спектакльнең режиссеры Булат Бәдриев рәссам итеп Сергей Рябининны, композитор итеп Юрий Чаплинны чакырган. Спектакльнең видеорежиссеры – Рөстәм Зиннуров.
Свежие комментарии