На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Россиядә COVID-19 белән авыручылар саны бер атна эчендә өчтән бергә артты

Соңгы атнада Россиядә коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны 33,3 процентка артты, дип хәбәр иттеләр журналистларга Яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча федераль оператив штабта. Бу хакта «РИА Новости» яза.

«Узган атнада яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар буенча күрсәткеч 100 мең кешегә 12,28 тәшкил итте һәм үткән атна белән чагыштырганда 33,3 процентка артты.

Авыручылар саны арту Россия Федерациясенең 75 субъектында, шул исәптән 18 төбәктә (ил буенча уртача күрсәткечтән артыграк) күзәтелгән», - диелә хәбәрдә.

Соңгы атнада Россия Федерациясендә коронавирус белән авыручы 1 943 кеше хастаханәгә эләккән, бу узган атна белән чагыштырганда 37,9 процентка күбрәк. Госпитализацияләнүчеләр саны арту Россиянең 51 субъектында, шул исәптән 21 төбәктә (ил буенча уртача күрсәткечтән артыграк) күзәтелгән, дип билгеләп үттеләр оператив штабта.

Бер атна эчендә коронавирус инфекциясе белән авырган 12 981 кеше терелгән, бу үткән атна белән чагыштырганда 22,9 процентка күбрәк. Узган атнада барлыгы 17 кеше үлгән, дип ачыклык керттеләр оператив штабта.

Кытай хакимияте 2019 елның 31 декабрендә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасына (ВОЗ) илнең үзәк өлешендәге Ухань шәһәрендә (Хубэй провинциясе) билгесез үпкә ялкынсынуы авыруы таралу турында хәбәр итте. Беренче авыручыларның җирле диңгез продуктлары базарына теге яки бу рәвешле катышы булган. 2020 елның гыйнвары башында Кытайда билгесез килеп чыгышлы вируслы үпкә ялкынсынуы авыруы сәбәбе коронавирусның яңа төре булуы рәсми рәвештә игълан ителде. Инде 2020 елның 11 мартында Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлыгы Тедрос Адханом Гебрейесус яңа коронавирусның таралуы пандемия характерында булуы турында белдерде.

Ссылка на первоисточник
наверх