На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Кырымда «Созвездие-Йолдызлык» җәйге иҗади сменасы башлана

«Созвездие-Йолдызлык» фестивале лауреатлары һәм җиңүчеләре өчен традицион җәйге иҗади смена агымдагы елның 22 июленнән 13 августына кадәр Алуштаның «Сатера» балалар сәламәтләндерү лагеренда узачак. Анда Татарстанның 16 шәһәреннән һәм районыннан 210 активист катнаша, дип хәбәр итә ТР Яшьләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Сменада катнашучыларны өч атналык программа көтә, ул мастер-класслар, иҗади һәм спорт чаралары, квестлар, экскурсияләрне үз эченә ала. Аерым алганда, алар фестивальнең жюри әгъзалары җитәкчелегендә үз осталыкларын камилләштерүне дәвам итәчәк.

Алар белән Җиһанов исемендәге Казан консерваториясе профессоры, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры, Россиянең атказанган артисты һәм Татарстанның халык артисты Раилә Гарипова, Татарстанның халык артисты, «Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясенең әйдәп баручы сәхнә остасы, актриса Елена Ненашева һәм башкалар шөгыльләнәчәк.

2 августта Бакчасарайның Үзәк стадионында зур бәйрәм концерты узачак. «Созвездие-Йолдызлык» җиңүчеләре һәм лауреатлары кырымтатар балалар коллективлары белән бер сәхнәдә чыгыш ясаячак. Чарада Кырым мәдәният министры Татьяна Манежинаның катнашуы планлаштырыла.

 

Ссылка на первоисточник
наверх