Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге балалар арасында «Тупаяк» дип аталган татарча футбол турниры оештырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Зенит Триумф Уфа» футбол клубы манежында узган милли турнирда дүрт команда ярышты. 2015 елгы малайлар «Зенит Триумф Уфа», Гази Заһитов исемендәге 65нче татар гимназиясе, 84нче татар гимназиясе һәм «Ихлас» мәчетенең «Әлиф» командалары составында җиңү өчен ярышты.
«Тупаяк» турнирының үзенчәлеге – ярышның милли колоритлы булуында. Бүгенге чараны командалар арасында күнекмәләр, Сабан туе форматындагы уеннар белән башлап җибәрдек. Татарча футболның төп кагыйдәсе: тренерлар, хөкемдарлар, уенчылар татарча сөйләшергә, барлык футбол терминнары татарча яңгырарга тиеш» , — диде, турнирны ачып, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин.
Кызу ярышта 84нче татар гимназиясе – беренче, «Зенит Триумф Уфа» командасы – икенче, 65нче татар гимназиясе командасы өченче урынга лаек булдылар. Әлбәттә, «Әлиф» командасы уенчылары да сынатмады. Күптән түгел генә оешкан булуларына карамастан, җитез уен күрсәтте. Җиңүче командалар Кубоклар белән бүләкләнде, диелә хәбәрдә.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии