На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • zhanna simonova
    Люди заняты нужным и прекрасным делом.Ввы поддерживаете жизнь на планете.Удачи вам и вашим родам .Благодарю.Чаллыда шәһәр мэр...
  • YYYYYYY XXXXXXX
    Где перевод?«Минем тавыш» фор...
  • Наталья Сапунова
    А почему оттуда вещают на татарском языке.Оооочень интересно????!!Рөстәм Миңнеханов...

Марат Әхмәтов: Зәй - үсемлекчелектә республиканың әйдәүче флагманы

Зәйгә эшлекле визиты барышында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, республика Рәисе каршындагы татар телен һәм туган телләрне саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов район басуларын да карады. Авыл хуҗалыгы тармагында озак еллар хезмәт куйган кеше буларак үз бәясен бирде.

Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында Энҗе Әгъләмова яза.

Район башлыгы Разиф Кәримов белән алар «Зәй шикәре» агрофирмасының шикәр чөгендере басуында булды. Биредә куе яшел төстәге татлы тамыр мәйданнары яхшы тишелеше, чүпсезлеге белән аерылып тора. Авыл хуҗалыгы белгечләре инде чөгендернең уртача авырлыгын 400 грамм чамасы белән билгелиләр. Марат Готович Зәй аграрийларының хезмәтен югары бәяләде.

«Зәй районы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәрвакыт үсемлекчелек буенча республикада әйдәп баручы флагман булып торды. Бу беренчедән тырыш, үз эшен яхшы белгән хезмәткәрләргә бәйле булса, икенчедән, биредә көчле инвестор булу да зур роль уйный. Район башлыгы да авыл хуҗалыгы тармагын яхшы белүче, тынгысыз, тәҗрибәле җитәкче, ул команданы да яхшы туплаган. Зәйлеләргә һәрчак яңалыкны эзләп, аны тәҗрибә рәвешендә сынап, уңышлы дигән орлыкмы ул, агротехнологик чарамы, шуны кулланып эшләү хас. Без республиканың күп кенә төбәкләрен үсемлекчелек эшенә Зәй үрнәгендә юкка гына өйрәтмибез», – дип сөйләде Марат Әхмәтов.

«Менә быел да Зәйдәге шикәр чөгендере бик мул уңыш вәгъдә итә. Бу исә, район икътисадына шикәр чөгендере эшкәртү, шикәр әзерләүнең яхшы йогынты итәчәгенә ныклы фараз бирә. Республика авыл хуҗалыгы тармагы өчен дә икътисадны ныгыту өчен татлы тамыр зур фактор. Зәйдә ярты миллион тонна шикәр чөгендере казып алуга өмет бар. Үстерелгәнне югалтуларсыз җыеп алып, уңыш бәйрәмендә куанырга язсын!» — диде ул.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх