На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Ингерман Ланская
    свердловск, мачете.. дашь сала, турында... какие грозные речи... только кутак их разберёшьСвердловск мөфтие...
  • Михаил Фадеев
    Так, у нас что - власть поменялась, ценная спесьялиста Кремль и телеграф захватила?Әлмәттә хәрбиләрн...
  • valeri bolgov
    Это что за хрень. Россиянам навязывают учить татарский? ИМиңнеханов Казанн...

«Авыл укытучысы – 2024» бәйгесе җиңүчеләре мәгариф министры белән очрашты

Бүген ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Авыл укытучысы – 2024» конкурсы җиңүчеләре белән очрашты. Конкурста уңышлы чыгыш ясаган мөгаллимнәр һәм тәрбиячеләргә министр Рәхмәт хатлары, дипломнар тапшырды. Бу турыда «Мәгариф» журналы сайты хәбәр итә.

Фото: «Мәгариф»/ Альберт Сабиров

Быел абсолют җиңүче булып Лаеш районы Имәнкискә урта мәктәбенең математика укытучысы Лилия Шакирова танылды.

Икенче дәрәҗәдәге дипломга Тукай районы Мәләкәс урта мәктәбенең музыка укытучысы Эльвина Сәмигуллина лаек булды. Өченче абруйлы урынны Балтач гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Венера Мостафина һәм Питрәч районы Кощак урта мәктәбенең тарих укытучысы Екатерина Цыкина бүлеште.

Татар һәм рус төркемнәрендә эшләүче тәрбиячеләр арасында Биектау районы Ямаширмә авылы «Йолдыз» балалар бакчасыннан Энҗе Гыйләҗева белән Әгерҗедәге 7 нче «Малыш» балалар бакчасыннан Миләүшә Нургалиева беренче дип табылды.

Фото: «Мәгариф»/ Альберт Сабиров

Әлки районының Базарлы Матак авылы «Берёзка» бакчасы укытучы-логопеды Наталья Коновалова, Апас районы Борнаш авылы «Әллүки» балалар бакчасы тәрбиячесе Алсу Шәйхетдинова «Оста тәрбияче» «Милли традицияләр сагында» номинацияләрендә дипломга лаек булды.

«Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары быел әлеге бәйгене ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә унберенче тапкыр үткәрде. Авыл тәрбиячеләре анда өченче тапкыр катнашты. Конкурсның йомгаклау этабы Биектау районының Ямаширмә урта мәктәбе һәм «Йолдыз» балалар бакчасы базасында үтте.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх