На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев: Казан – Евразия континентының тарихи үзәге

2024 елда БРИКС илләре саммиты уза торган Татарстанның башкаласы Казан – Евразия континентының уникаль тарихи үзәге булып тора. Бу хакта XVI БРИКС саммитының «БРИКС – плюс/аутрич» форматындагы пленар утырышында Казахстан Республикасы Президенты Касым-Жомарт Токаев сөйләде.

«БРИКС халыкара берләшүнең Глобаль үзәгенә әверелде, аңа үзара файдалы хезмәттәшлеккә омтылучы күп кенә илләр практик кызыксыну күрсәтә.

БРИКС үсешкә, зур потенциалга ия, ул – төрле континентларның дәүләтләрен берләштерә, теләктәшлекне ныгыта һәм барлык катнашучылар файдасына уртак мөмкинлекләрдән нәтиҗәле файдалана», – диде ул

Касым-Жомарт Токаев билгеләп үткәнчә, БРИКС уртак чәчәк ату, үзара хөрмәт һәм партнерлык принципларына нигезләнгән, ул тыныч киләчәк төзү өчен ресурсларга һәм зур тәҗрибәгә ия.

  • 2024 елда БРИКС илләре саммиты Казанда 22-24 октябрьдә уза. БРИКС – 2006 елда төзелгән дәүләтара берләшмә. Россия 2024 елның 1 гыйнварыннан БРИКСта рәислекне үз өстенә алды. Ел берләшмәгә яңа әгъзалар кушылудан башланды – Россия, Бразилия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка Республикасыннан тыш, аңа хәзер Мисыр, Эфиопия, Иран, Берләшкән гарәп әмирлекләре һәм Согуд Гарәбстаны керә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх