На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...
  • Анна Эржибова
    Пора учить татарский,кроме башки мастер ничего не понялаРоберт Миңнуллин ...
  • Андрей Зарубкин
    Здесь общаются на русском языке!Талия Миңнуллина ...

«Нәүрүз» халыкара театр фестивале 8 көндә 19 спектакль күрсәтте

Төрки халыкларның «Нәүрүз» халыкара театр фестивале кичә үзенең «экваторын» билгеләп үтте, ягъни фестивальнең яртысы үтте.

Төрки халыкларның «Нәүрүз» халыкара театр фестивале кичә үзенең «экваторын» билгеләп үтте, ягъни фестивальнең яртысы үтте.

Фестиваль кысаларында 9 июньнән башлап 16 июньгә кадәр 19 спектакль күрсәтелде.

Шуларның 18е программасы буенча булса, кичә Азәрбәйҗан труппасы килә алмау сәбәпле, кунакларга Кариев театрының «Позывной Татарин» спектаклен карау мөмкинлеге тудырылды.

Бүген фестиваль Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт театрының «Без – кырык беренче ел балалары» спектакле һәм Халыкара Театр олимпиадасының махсус программасы кысаларында Грециянең Аттис театры алып килгән «Ио» спектакле белән дәвам итәчәк.

Алга таба тамашачы Кырым татар академия театрының» «Фаҗига», Төркия дәүләт театрының «Чехов машинасы» спектакльләрен карый алачак. Бразилия-Колумбия командасы Ф.М.Достоевскийның «Кроткая» әсәре буенча спектакль тәкъдим итәчәк. Һәм, ниһаять, Александрийский театры Ф.М.Достоевскийның «Игрок» романы буенча Фокин тарафыннан куелган «Zero литургиясе» спектаклен алып килә.

Төрки халыкларның «Нәүрүз» халыкара театр фестивале һәм аның кысаларында Халыкара Театр олимпиадасы 23 июньдә тәмамлана.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.

com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх