Чаллы мэры Наил Мәһдиев шәһәр советы сессиясендә депутатларга үзенең махсус хәрби операция зонасына сәфәрләре турында сөйләде.Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында Зөлфия Галим хәбәр итә.
Ул соңгы көннәрдә Курск өлкәсендә булган аянычлы хәлләрне «террорчылык акты» дип бәяләде.
«Илебез махсус хәрби операция шартларында яши.
Украинаның хәрби көчләрен бернәрсә дә туктатмый. Алар тыныч тормыштагы халыкка, социаль объектларга карата террорчылык актлары кыла. Мондый шартларда махсус хәрби операциядәге егетләргә, аларның гаиләләренә булышу мәсьәләсе беренче урында торырга тиеш. Дөрес, Саклану министрлыгы хәрбиләрне техника, кием-салым һәм башка кирәк-яраклар белән тәэмин итә. Әмма ярдәм беркайчан да артык булмый. Без үзебезнекеләрне ташламыйбыз», – диде ул.Ул Чаллының предприятие, оешма җитәкчеләре, депутатлар белән хәрбиләргә, Кара диңгез флоты морякларына гуманитар ярдәм илтүе турында да искә төшерде.
«Шунысы сөендерә, хәрбиләргә гуманитар ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәч, безнең гозеребезны беркем дә кире какмый. Хәрби көчләргә булышуны дәвам итәбез. Без сездән ярдәм сораячакбыз», – диде ул депутатларга.
Свежие комментарии