На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Николай
    А почему не перевода? Может это террористы  договариваются.Васил Шәйхразыев ...
  • мирас Закироув
    Рад за земляков,успехов!Кайбыч укучылары ...
  • Саматов Бахром
    Я полностью прочёл, как мог и думаю, согласиться с опусом или нет.  :))) Потому что ничего не понял, что написано.Миңнеханов Вознес...

Илсур Метшин Ватанны саклаучылар елына әзерлекне башларга кушты

Казан мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбедә киләсе елга яшьләрне патриотик тәрбияләү, Бөек Ватан сугышы һәм махсус хәрби операция ветераннарына ярдәм итү буенча чаралар планын төзергә кушты, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Александра Давыдова.

«Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов юллама белән [узган атнада] чыгыш ясады.

Җитәкчебез республикада эшләрнең торышы турында җентекләп сөйләде, киләсе елга максат һәм бурычлар билгеләде. Киләсе ел – Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Бу хәзерге вазгыять белән дә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы белән дә бәйле. Мин социаль блокның һәм җитәкчеләрнең кичекмәстән чаралар планын төзүгә керешүен сорыйм», - диде Илсур Метшин.

Ул, шулай ук, план үз эченә сугыш, махсус хәрби операция ветераннары белән эшләүне генә түгел, ә тагын бер зур блокны – яшьләрне патриотик тәрбияләүне дә алырга тиеш.

Шәһәр башлыгы искәрткәнчә, юллама кысаларында яшь буынга бәйле башка мәсьәләләр дә телгә алынды. Бу шул исәптән яшүсмерләрне хокукка каршы килә торган эшчәнлеккә җәлеп итүгә каршы тору һәм һөнәри юнәлеш бирү буенча эшне арттыру.

«ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына бурыч куелды, әмма без шулай ук бу эшкә кушылачакбыз. «Баш мие штурмнары», түгәрәк өстәл үткәрергә, коллегалар белән киңәшләшергә һәм бу эшне көчәйтү векторын кабул итәргә кирәк», – дип йомгаклады Казан мэры.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх