На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Николай
    А почему не перевода? Может это террористы  договариваются.Васил Шәйхразыев ...
  • мирас Закироув
    Рад за земляков,успехов!Кайбыч укучылары ...
  • Саматов Бахром
    Я полностью прочёл, как мог и думаю, согласиться с опусом или нет.  :))) Потому что ничего не понял, что написано.Миңнеханов Вознес...

Дональд Трамп Украинадагы низагны җайга салу кирәклеге турында белдерде

АКШта Президент сайлауда җиңгән Дональд Трамп Украинадагы низагны тәмамларга вакыт дип белдерде. Ак йортның булачак хуҗасы әлеге мәсьәлә буенча тырышып эшләргә вәгъдә бирде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Без Якын Көнчыгыш буенча да, шулай ук Россия һәм Украина буенча да бик тырышып эшләячәкбез.

Моңа чик куярга кирәк. Россия һәм Украинага туктарга вакыт», - диде Трамп.

5 ноябрьдә АКШта Президент сайлау узды, анда республикачы Дональд Трамп җиңде. Ул сайлаучыларның 312 тавышын җыйды, шул ук вакытта җиңү өчен 270 тавыш та җитә иде. Сайлау алды кампаниясе барышында Трамп берничә тапкыр Украинадагы низагны җайга салу һәм сөйләшүләр процессын башлау турында фикерен белдерде.

Трамп 2017-2021 елларда АКШ Президенты вазифасын биләгән иде.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх