На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Андрей Павлов
    Киргуду! Бамбарбия!Бензин алу мөмкин...
  • Влад Бонд
    Что за херня?Миңнеханов: Татар...
  • александр
    офигенная статья. жаль, что не знаю на каком языке, а то бы перевел.Алексей Песошин Б...

Чит ил машина йөртү таныклыклары 1 апрельдән РФ территориясендә гамәлдә булудан туктый

Юстиция министрлыгы Татарстан халкын машина йөртү таныклыгыннан башка автомобиль белән идарә иткән өчен 5-15 мең сум штраф каралуы хакында искәртә.

Министрлык мәгълүматларыннан күренгәнчә, җәмәгать судьялары карый торган эшләрнең шактые юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу белән бәйле. Ел саен 1,7 меңнән артык кеше транспорт чарасы белән идарә итүгә бәйле хокук бозулар өчен административ җаваплылыкка тартыла.

Искәртеп узабыз, узган елның 1 апреленә кадәр РФ гражданлыгын алган яки Россиядә яшәү хокукы бирелгән кешеләрнең чит ил машина йөртү таныклыклары 1 апрельдән РФ территориясендә юридик көчен югалта.

Алар өчен 1 апрельгә кадәр, әгәр таныклыклары әле гамәлдә булса, имтиханнар тапшыруны таләп итми торган гадиләштерелгән алмашу процедурасы каралган. Әмма күрсәтелгән датадан соң машина йөртүчеләргә Россия правасын алу өчен имтихан тапшырырга туры киләчәк.

Узган елның 1 апреленә кадәр РФ гражданлыгын алган яки Россиядә яшәү хокукы бирелгән кешеләр бер ел эчендә үз таныклыкларын алыштырырга бурычлы. Бу процедура имтиханнар тапшыруны күздә тота.

Беларусь Республикасында бирелгән машина йөртү таныклыкларына ия Беларусь һәм Россия гражданнарына искәрмә ясалган – алар РФ территориясендә бу документлардан файдалануны дәвам итә ала.

Ссылка на первоисточник
наверх