На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Maxim
    Мне лично нравится на татарском читать: со временем - выучу, ещё бы добавить угорский - Карельский или мордовский: та...Миңнеханов су объ...
  • Алексей Мельник
    Нац вопрос кто то решил раскрутитьМиңнеханов су объ...
  • Алексей Мельник
    Это че? Давайте будем писать на языках который знает, я на немецком, кто то на английском, испанском ... А тут вообще...Миңнеханов су объ...

КФУның Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбен быел 194 студент тәмамлады

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә чыгарылыш кичәсендә җиде бакалавр төркеме һәм ике магистр төркеме студентлары диплом алды. Педагогика юнәлеше буенча белем алган магистрлар төркемендә унбиш студентның барысы да кызыл дипломлы булды.

Барлыгы 194 студент укуларын тәмамлады, шуларның 67се кызыл дипломга ия булды. Студентлар югары уку йортында укытучы, филолог, журналист һәм тюрколог белгечлекләрен үзләштерде.

Тантанада КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Җамалетдинов студентларга котлау сүзләре ирештерде. «Сез барыгыз да булдырдыгыз, афәрин! Нинди генә кыен вакытлар булуга карамастан, күбегез уку вакытында ковид зәхмәте белән дә очрашты. Башка кыенлыклар да булды. Ләкин, миңа калса, барыбызның күңелендә күбрәк күңелле, шатлыклы мизгелләр калыр», – дип сөйләде ул.

Институт директоры әти-әниләргә рәхмәтен белдерде. «Туган телләргә, әдәбиятларга, мәдәниятләргә төрле мөнәсәбәт булган чорда балаларыгызны безнең уку йортына шушы белгечлекләргә укырга керттегез һәм телебезне, әдәбиятыбызны, мәдәниятебезне саклап калуга, үстерүгә бергәләп өлеш керттек дип исәплим», – диде Рәдиф Җамалетдинов.

Студентларны бүләкләүдә шулай ук Татарстан республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының бүлек җитәкчесе Роза Шәяхмәтова, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советның башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин һәм Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов катнашты.

Рамил Мирзаһитов укырга кергәндә студентларның күбрәк булуын, дүрт-биш ел эчендә 51 студент төрле сәбәпләр аркасында шушы көнгә килеп җитә алмаганын да билгеләп үтте. «Татарда шундый сүз бар: уңган-булган кызны авылдан җибәрмиләр, диләр. Нигездә, кызлар безнең уку йортында укый, аларны җибәрәсебез килми. Безнең магистрлык программалары бик күп, ә магистрларга аспирантура бар. Әйдәгез, тагын берничә елга калыгыз, килештекме? Уңышлар сезгә!» – дип котлау сүзен тәмамлады ул.

Бәйрәмдә 2008 елда әлеге уку йортын тәмамлаган җырчы Илназ Гәрәев (ИлГәрәй) һәм «Бәллүр» триосы чыгыш ясады.

Диплом алучы студентлар арасында «Татар-информ»ның «ТАҢ» Ютуб проекты авторлары Ильяс Хаҗиев һәм Айнур Җамалтдинов, шулай ук быел гына диплом алуына карамастан «Ялкын» журналының инде күпләргә таныш хәбәрчесе Зилә Дәрҗеманова да бар иде.

Диплом алучыларны әлеге югары уку йорты студенты Дилияр Борһанов та үз чыгышы белән котлады. Ул «Әйдә, ШаяРТ», «Шалт, Мөхәммәтҗан!» юмористик бәйгеләр җиңүчесе. Ул үзенең чыгышын «Кеше татфактан чыга ала ул, ләкин татфакны кешедән чыгарып булмый», – дип тәмамлады.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх