На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Думада ялган дәүләт бүләкләре тагып йөргән өчен штрафлар турында закон проекты әзерләде

ЛДПР фракциясе депутатлары Дәүләт Думасы каравына ялган дәүләт бүләкләре тагып йөргән өчен 1,5 мең сумга кадәр штраф санкцияләре кертүне күздә тоткан закон проектын тәкъдим итәргә ниятли. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Закон проекты дәүләт бүләкләре белән охшаш атама яки тышкы охшашлыгы булган билгеләр тагып йөргән өчен, аларны конфискацияләп, кисәтү яисә 1,5 мең сумга кадәр штраф рәвешендә административ җаваплылык кертергә тәкъдим итә.

Закон проекты авторлары гамәлдәге кануннарда әлеге бүләкләрне законсыз тагып йөргән өчен җаваплылык һәм аларның законсыз әйләнеше өчен җинаять җәзасы каралган дип искәртә. Моннан тыш, РФ Административ хокук бозулар кодексы охшаш атамалы яки тышкы яктан дәүләт бүләкләре белән охшаш билгеләр булдыруны җайга сала.

Депутатлар раславынча, практикада нәкъ менә ялган билгеләр тагып йөрү очраклары еш очрый. Интернетта мондый муляжларны табу һәм сатып алу бик җиңел, бу аларның популярлыгы үсүгә ярдәм итә. Кешеләр бу ялган әйберләрне еш кына, тиешле хезмәтләре булмый торып, әйләнә-тирәдәгеләрдә тәэсир калдыру өчен тага, бу гамәлдәге хокукый җайга салуның җитәрлек дәрәҗәдә нәтиҗәле булмавы турында сөйли, диелә закон проектының аңлатма язуында.

Ссылка на первоисточник
наверх