На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Татарстанның атказанган табибы Наилә Фәтхуллина вафат

Бүген, 16 декабрьдә, Татарстанның санитария-эпидемиология хезмәте ветераны, 16 елдан артык республиканың баш дәүләт санитария табибы урынбасары вазифасын да башкарган ТР атказанган табибы Наилә Фәтхуллина вафат булган. Аңа 67 яшь иде.

Югары һөнәри дәрәҗәдәге белгеч, талантлы санитария табибы, 30 елдан артык хезмәт эшчәнлеген санитария-эпидемиология хезмәтенә һәм республика халкының сәламәтлеген саклау эшенә багышлаган җитәкче вафат булды.

Наилә Фәтхуллина 1982 елда С.В. Курашов исемендәге Казан дәүләт медицина институтын тәмамлый. Шул ук елның сентябрендә Республика санэпидстанциясенең коммуналь гигиена бүлегенә санитария табибы булып эшкә керә. 1986 елдан Наилә Фәтхуллина башта республика санэпидстанциясенең, аннары ТР Санитар-эпидемология күзәтчелеге дәүләт комитетының Коммуналь гигиена бүлеген җитәкли.

1996 елдан ул Татарстан Санэпиднадзор Дәүләт комитеты рәисе урынбасары вазыйфасын башкара. 2001 елда аны ТР Дәүләт Санитар-эпидемология күзәтчелеге үзәге баш табибы урынбасары итеп билгелиләр; 2005 елдан 2012 елга кадәр Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең республика буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары вазифасында эшли.

Дәүләт хезмәтеннән азат ителгәннән соң Наилә Фәтхуллина Татарстан Республикасы Санитария-эпидемиология хезмәтенең Ветераннар советын җитәкли.

Һөнәри эшчәнлектәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Наилә Фәтхуллина РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хаты һәм Мактау грамотасы, «Сәламәтлек саклау отличнигы» күкрәк билгесе, Татарстанның «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнә.

Мәрхүм белән хушлашу мәрасиме иртәгә, 17 декабрьдә, 11.00 сәгатьтә, Казан шәһәре, Казан нуры мәчете, Фатыйх Әмирхан урамы, 3 к2 адресы буенча була.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх