На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Екатеринбургта мөселман дини-агарту үзәге ачылды

Бүген Екатеринбург шәһәрендә Ватанны саклаучылар истәлегенә Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге мөселман дини-агарту үзәге ачылды. Тантана Ватанны саклаучылар елына һәм Ватанны саклаучылар көненә багышланган. Бу хакта РФ Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Баш мөфти шәех Равил Гайнетдин сәламләү сүзләре һәм изге теләкләр юллаган.

Документны РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең мәгариф һәм фән эшләре буенча урынбасары Ренат Ислямов укып чыкты.

Мөфти Равил Гайнетдин сәламләү сүзендә Екатеринбург җәмәгатьчелеген һәм Свердловск өлкәсенең барлык мөселманнарын дини-агарту үзәге ачылу белән котлап, мөселманнар өчен белем алу һәм үгет-нәсыйхәт чыганагы булуын, халыкның бердәмлеген ныгытуга үз өлешен кертүен белдерде.

Тантаналы чарада Бөек Ватан сугышы ветераны Рафил хаҗи Идиатулин, РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең эчке эшләр департаменты җитәкчесе Наил Шакиров, шулай ук махсус хәрби операция ветераннары, милли автономияләр һәм җәмгыятьләр вәкилләре, мәхәллә кешеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары катнашты.

Меңгә кадәр кеше сыйдырышлы яңа үзәк Дружининская урамы, 4нче йортта урнашкан. Үзәктә уку сыйныфлары, конференц-зал, өстәл теннисы уйнау өчен спорт почмагы, ашханә, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен тәһарәт бүлмәләре, мәхәллә кешеләрен кабул итү бүлмәләре һәм күргәзмә мәйданчыклары бар.

Ссылка на первоисточник
наверх