Һава һөҗүменнән саклану системасы бер төн эчендә Россиянең 15 төбәгендә, шул исәптән Мәскәү шәһәре һәм өлкәсендә Украинаның 158 дронын юк иткән. Бу хакта РФ Саклану министрлыгы хәбәр итә.
Брянск өлкәсе территориясендә – 34, Воронеж өлкәсе территориясендә – 28, Белгород өлкәсе территориясендә – 14, Рязань өлкәсе территориясендә – сигез, Мәскәүдә – ике, Мәскәү өлкәсендә – җиде, Калуга өлкәсе территориясендә – биш, Липецк өлкәсе территориясендә – дүрт, Тула өлкәсе территориясендә – өч, Тамбов һәм Смоленск өлкәләре территориясендә – икешәр, Орел, Тверь һәм Иваново өлкәләре территориясендә Украинаның берәр пилотсыз очу аппараты юк ителгән.
Моннан тыш, бәреп төшерелгән бер дрон Мәскәү нефть эшкәртү заводының аерым урнашкан техник бинасына зыян китергән. «Бер пилотсыз очу аппараты бәреп төшергән вакытта Мәскәү нефть эшкәртү заводының аерым урнашкан техник бинасына зыян китерде. Хәзерге вакытта бинада чыккан янгынны сүндерәләр», - дип язган Мәскәү мэры Сергей Собянин телеграм-каналында.
Свежие комментарии