На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на Х... Пишите на Государственном языке...Кайбыч районы Хуҗ...
  • Сергей Кашапов
    Татар информ,а где перевод?Вы чего провокацию устраиваете? У вас что вместо мозгов бараньи курдюки?Смотрите суки доиг...Рөстәм Миңнеханов...
  • Наталья Котельникова
    Это что за фигня?Алабуганың үзәк ч...

Кукмарада малайлар һәм кызлар арасында Коръән укучылар бәйгесе үткәрелде

Кукмара мөхтәсибәтендә 15 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр арасында Коръән укучылар бәйгесе узды. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

7нче гыйнвар көнне ярышта кызлар (барлыгы 65 катнашучы), ә 8нче гыйнварда малайлар (барлыгы 119 катнашучы) көч сынашты. Катнашучылар Татарстанның төрле почмакларыннан – Казан, Түбән Кама шәһәрләреннән, Кукмара, Биектау, Лаеш, Арча, Балтач, Мамадыш, Алабуга һәм Теләче районнарыннан килде.

Бәйге 5 номинациядә үтте. Катнашучыларны Казаннан килгән Коръән хафизлар әзерләү үзәге белгечләре бәяләде.

Әйтергә кирәк, әлеге бәйге кышкы каникулда Татарстан мәчетләрендә уздырыла торган рухи-сәламәтләндерү курсларына нәтиҗә дә ясау булып торды. Татарстанда кышкы ял вакытында Коръән бәйгеләре шулай ук Чаллыда һәм Бөгелмәдә үтте.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх