На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Казанлыларны мәктәп хәйрия ярминкәсенә чакыралар

19 декабрьдә Казанда мәктәп хәйрия ярминкәсе узачак. Оештыручылар мәгълүматлары буенча, «Мәктәп бизнес-старты» проектында катнашучы Татарстанның 29 мәктәбеннән 120 укучы үз товарларын һәм хезмәтләрен тәкъдим итә.

Ярминкәдә проектта катнашучылар үз куллары белән ясаган уникаль яңа ел бүләкләре сатып алырга мөмкин.

Җыелган акчаларның бер өлешен «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган хәйрия оешмасы карамагындагы 22 яшьлек Павелны реабилитацияләүгә юнәлтәчәкләр, аңа тумыштан ук үзәк нерв системасының перинаталь патологиясе һәм гидроцефалия диагнозы куелган.

Хәйрия ярминкәсе 10.00 - 14.00 сәгатьтә үтә. Үткәрү урыны: Ямашев проспекты 115 а (Ак Барс Арена стадионы, С секторы, «Кидспейс» балалар шәһәре).

Татарстанда «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм индивидуаль эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында өченче ел рәттән мәктәп укучыларында эшмәкәрлек күнекмәләрен һәм компетенцияләрен үстерүгә юнәлдерелгән «Мәктәп бизнес-старты» масштаблы республика программасы гамәлгә ашырыла.

Проектны Татарстан Респубикасының Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фондының «Минем бизнес» Үзәге ярдәме белән Татарстанның Икътисад, Мәгариф һәм фән министрлыклары оештыра.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх