Дәүләт Думасына йорт хуҗалыгы алып баручы һәм рәсми рәвештә эшкә урнашмаган россиялеләр өчен төбәк яшәү минимумы күләмендә айлык түләүләр турында закон проекты кертелде. Сүз яшь ярымнан өлкәнрәк балаларны, инвалид балаларны, балачактан I төркем инвалидларны яки өлкән яшьтәге ата-ананы карау белән шөгыльләнүче эшкә яраклы яшьтәге гражданнар турында бара.
SuperJob Казанда 19 июньнән 23 июньгә кадәр уздырган сораштыру нәтиҗәләре буенча, инициативаны шәһәр халкының 59 проценты хуплый.Кайгыртучының гаилә әгъзалары белән даими бергә яшәве түләүне алуның мәҗбүри шарты булып тора. Моннан тыш, гаиләнең җан башына уртача кереме төбәктә билгеләнгән ике яшәү минимумыннан артмаска тиеш. Россиянең яңа гражданнары ил территориясендә биш ел яшәгәннән соң гына түләүгә дәгъва итә ала.
Закон файдасына аргументлар арасында респондентлар балаларны һәм туганнарны карау күп көч һәм вакыт таләп итә, ә йорт хуҗабикәләренең хезмәте башка өлкәләрдәге эштән әһәмияте буенча берни белән дә аерылмый, дип билгеләп үттеләр. Сораштыруда катнашучыларның кайберләре шәхси тәҗрибәләре белән уртаклашты - әйтик, сораштырылучыларның берсе I төркем инвалид булган ата-анасын карый һәм эшли дә.
Инициативага каршы респондентларның 15 проценты чыгыш ясаган. Дәлилләр арасында - дифференциацияле якын килү һәм каты авыруларны караучыга тулы хезмәт хакын түләү кирәклеге. Шулай ук яңа гражданнар өчен түләүләр озаграк яшәү срогы – кимендә 15 елдан соң гына бирелергә тиеш дигән фикерләр яңгырады.
Сораштыруда катнашучыларның 26 проценты үз позициясен билгели алмады. Алар мондый чараларны керткәндә контрольдә тотуда кыенлыклар килеп чыгарга мөмкин, бу мошенниклык һәм түләүләрне намуссыз алу куркынычы тудыра, дип белдерде.
Шунысы кызык, инициативаны хуплау дәрәҗәсе җенескә бәйле түгел диярлек – аңа ир-атлар да, хатын-кызлар да бертөрле уңай карый. Әмма яшь һәм керем дәрәҗәсе арткан саен тарафдарлар өлеше дә арта: 35 яшькә кадәрге яшьләр арасында сораштыруда катнашучыларның 52 проценты уңай фикердә, ә 45 яшьтән өлкәнрәкләр арасында - 67 проценты. 50 мең сумга кадәр керем алучы казанлылар арасында инициативаны 45 проценты хуплый, ә 100 мең сумнан артык акча эшләүчеләр арасында – 63 проценты.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии