Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин туганы Айрат һәм улы Морат белән бергә Псков өлкәсенең Великие Луки районы Липинка авылы янындагы 80нче аерым чаңгы батальоны сугышчан батырлык күрсәткән урында булды.
Биредә аның бабасы Нурулла Шәрифуллин һәлак булган. Ул 1941 елның декабрендә Казанда формалаштырылган 80нче чаңгы батальоны минометчысы була.
Батальон кызыл армиячеләренә Великие Луки шәһәренә алга таба хәрәкәт итү өчен дошманга төп плацдармны алырга юл куймау бурычы йөкләнә.
«Ашарга ризыклары, дарулары булмаган, туңган, талчыккан солдатлар үз җирләрен саклау һәм сугышчан биремне үтәү өчен җанын кызганмыйча дошманга каршы тора. Минем бабам бу бурычны үтәгәндә һәлак була», - дип сөйләде Айдар Метшин.
Солдатларның сөякләрен, эзтабарлар тырышлыгы белән, 75 елдан соң табалар. Алар кече ватаннарында, Түбән Кама шәһәренең Дан аллеясындагы туганнар каберлегендә җирләнгән.
«Чаңгы батальонының батырлыгы улым Морат авторлыгындагы кинотасма кадрларында мәңгеләштереләчәк», - диде Айдар Метшин.
Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде.
Фотоларны Айдар Метшин тәкъдим итте
Свежие комментарии