На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Лисичанскидан һәм Рубежноедан 50 унберенче сыйныф укучысы Алабугага укырга килгән

Алабугага Татарстан шефлыгындагы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләреннән унберенче сыйныфта укучы 50 кеше килгән.

Инде өченче мәртәбә Татарстан Хөкүмәте чакыруы буенча Луганск Халык Республикасы укучылары КФУның Алабуга институтына укырга килә.

Лисичанск һәм Рубежное балалары укуларын Казан федераль университетының Алабуга институтының «Университет» мәктәбендә тәмамлаячак һәм урта белем турында аттестат алачак.

Мәгариф учреждениесе базасында килгән 50 укучыдан ике сыйныф формалаштырылды. Мәктәп директоры Анна Зеленовская сүзләренчә, алар өчен уку планы әзерләгәннәр һәм дәресләр расписаниесе төзегәннәр, аларның беренчесе инде узган.

Луганск халык Республикасы укучылары тәрбия эше кысаларында планлаштырылган мәктәп һәм институт чараларында катнашачак.

«Без аларны шәһәребез, музейларыбыз белән таныштырырбыз. Моннан тыш, укучылар спорт корылмаларына йөриячәк, түгәрәк эшендә катнашачак -программа төрле яклы», - дип аңлатты мәктәп директоры.

Ссылка на первоисточник
наверх