На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Чаллыда «Каз өмәсе»ндә күренекле артист казлы булды

Авылларда сугым, шәһәрләрдә «Каз өмә»се бәйрәмнәре башланды. Чаллыда әлеге милли бәйрәмне «Энергетик» мәдәният сараенда зурлап уздырдылар. Бәйрәм кунакларын хуҗабикә, «Эврика» мәдәният үзәге директоры Ландыш Галиева милли орнаментлар белән бизәлгән «өе»ндә, тәмле ризыклар белән каршы алды. Бу хакта «Шәһри Чаллы» Зөлфия Исләйле яза.

Фойеда төрле мастер-класслар оештырылды. Берәүләр эшмәкәр Алсу Рәхмәтуллина белән бергә яулык бәйләргә өйрәнделәр, икенчеләре каз канаты ясады. Студентлар исә каз белән бәйле гамәли-сәнгать күргәзмәсе оештырганнар иде.

Анда каз рәсеме төшерелгән киемнәр, көнкүреш кирәк-яраклары һәм башкалар урын алган.

Сәхнәдә Чаллының сәнгать осталары һәм иҗат коллективлары катнашында театраль тамаша тәкъдим ителде. Вакыйга билгеле инде татар өендә бара. Хатын-кызлар җырлый-җырлый каз йолкыды, кунаклар токмач кисү буенча осталыкларын сынады. Артистлар тамашачылар хөрмәтенә иң матур җыр-биюләрен башкарды. Аларга кушылып тамашачылар да җырлап, биеп рәхәтләнеп ял итте.

«Каз өмәсе»ндә аукционда каз да саттылар. Быел бәхет Татарстанның атказанган артисты Габидулла Хөрмәтуллинга елмайды. Ул өч мең сумга казлы булды.

Фото: © Ландыш Галиева

 

Ссылка на первоисточник
наверх