Татарстан Республикасы Рәисе вазифасына тантаналы рәвештә керешкән Рөстәм Миңнехановны Ханты-Манси автономияле округы – Югра губернаторы Руслан Кухарук һәм Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов котлады.
«Сезне Татарстан Республикасы башлыгы вазифасына сайлануыгыз белән котлыйм! Сезнең җитәкчелектә Татарстан Республикасы икътисади һәм мәдәни потенциалын үстерүен, илебезнең чәчәк атуына зур өлеш кертүен дәвам итәчәк, дип ышанам.
Сезгә Татарстан Республикасы халкы файдасына башкарган җаваплы эшегездә уңышлар телим! Без бергәләп Россиягә хезмәт итәбез!» - дип язган Кухарук.Александр Беглов Татарстан Республикасы Рәисенең җиңүен «ышандырырлык» җиңү дип атады. Тавыш бирү нәтиҗәләре халыкның төбәкне үстерү курсын хуплавын раслый, дип өстәде ул. Санкт-Петербург губернаторы Миңнехановның профессиональлеген аерым билгеләп үтте. Ул Татарстан алга таба чәчәк атсын өчен планнарын гамәлгә ашыруны дәвам итәчәк, дигән ышаныч белдерде Беглов.
«Безнең төбәкләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләр бик зур нәтиҗәле һәм үзара файдалы хезмәттәшлек потенциалына ия. Уртак инициативалар һәм проектларга ярдәм итүегезгә өметләнәм», - дип йомгаклады ул сүзен.
Исегезгә төшерик, Республика Рәисе вазифасына яңадан сайланган Рөстәм Миңнехановны башка лидерлар да актив котлады. Алар арасында Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко һәм Кыргызстан Республикасы Президенты Садыр Жапаров та бар.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии