16 декабрьдә 15.00 сәгатьтә Казан дәүләт мәдәният институтының концертлар залында «Гармунтуй» дип исемләнгән йомгаклау гала-концерты була. «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясенең алып баручысы, Хөкүмәт чараларын алып баручы, «Уйнагыз, гармуннар!» тапшыруының режиссеры, мөхәррире, алып баручысы Айзилә Батырханова концертка районнарда һәм төрле төбәкләрдә дан тоткан гармунчыларның чыгыш ясаячагын әйтте.
«Концертның беренче бүлегендә иң күп гармунчылары белән дан тоткан район, династияләр чыгыш ясаячак. Укытучы, остазларыбызга да зур урын бирәбез, укытучы һәм укучы булганнарны да чакырдык. Гармунны коллекцияләүчеләр бар. Мәсәлән, Сарман районыннан Татарстанның атказанган табибы Рафис Мусин киләчәк, аның өендә 45 гармун бар. Ул барлык гармунда уйный. Шулай ук, Сарман районыннан Татарстанның авыл хуҗалыгы хезмәткәре Федор Андрияновның 50дән артык гармуны бар. Алар бик күп», - диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.
Айзилә Батырханова әйтүенчә, гала-концертта чыгыш ясаучылар төрле өлкәләрдә эшләсә дә, күңелләрендә һәрвакыт гармун. «Нәкъ менә шундый кешеләрне бәйрәмебезгә чакырдык. Кичәдә һәркемгә урын булачак», - диде ул.
«Гармун моңын ишетүгә һәркемнең йөрәгендә күңел кыллары тибрәлә. Һәр мәҗлес-туйларда, солдат озатуларында яңгыраган гармунның үз мөнбәре булырга тиеш. Ул безнең милли уен коралы түгел. Гала-концерт вакытында махсус видеоязмалар күрсәтеләчәк, гармунның тарихы турында да ишетерсез. Һәр төбәктә гармунда уйныйлар, ә инде аңа багышлап матур бәйрәм уздыру нур өстенә нур. «Уйнагыз, гармуннар!» тапшыруында ике сезон эчендә 324 гармунчының тормыш юлын күрсәттек», - диде «Гармунтуй» концертының режиссеры, сценарий авторы.
2023 елның июнь аеннан «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе һәм Казан дәүләт мәдәният институты Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә «Уйнагыз, гармуннар!» телевизион тапшырулар циклын гамәлгә куя.
Аның максаты – гармун моңын, аның тавышын телевизор экраннары аша яңгырату, онытылып барган көйләрне кабат искә төшерү, үзешчән гармунчылар белән таныштыру. Ел ярым вакыт аралыгында тапшыруның иҗат төркеме Татарстан Республикасының 11 районында булып өлгергән. Актаныш, Саба, Сарман, Апас, Мөслим, Нурлат, Кукмара, Питрәч, Баулы, Түбән Кама, Арча районнары, Мәскәү һәм Екатеринбург шәһәрләре, Свердловск һәм Чиләбе өлкәләре, Пермь краенда яшәүче үзешчән татар гармунчылары белән таныштырган. Барлыгы 66 тапшыру эфирга чыккан.
Свежие комментарии