Быел бөтен дөньяда 4 меңләп Сабан туе бәйрәме узачак.
Татарстанда традицион рәвештә төрле халыкларның милли бәйрәмнәре узачак. Быел кайда, нинди бәйрәмнәр узачагы турында Татарстанның Министрлар Кабинетында брифингта сөйләделәр.
Быел бөтен дөньяда 4 меңләп Сабан туе бәйрәме оештырылачак. Татарстанның вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев Татарстанда Сабан туйларында Бөек Җиңүнең 80 еллыгы үзәккә куелачагын әйтте.
«Без Сабан туйларында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына басым ясауны сорадык. Ветераннарыбыз, шулай ук, хәзер махсус хәрби операция кырларында Ватанны саклаучылар бар – алар барысы да игътибарга лаек», – диде.
Вице-премьер киләчәккә планнар белән уртаклашты. Махсус операция тәмамлангач, Бөтендөнья татар конгрессы Донбасста Халыкара шахтерлар Сабан туен үткәрергә ниятли. «Берничә тапкыр Халыкара шахтерлар Сабан туен Кемеровода үткәрдек. Быел Донбасска баргач, шул мәсьәләне күтәрдем. Хәрби операция безнең җиңү белән тәмамлануга, Сабан туен уздыру мөмкинлеге туачак», – дип әйтте Васил Шәйхразыев. Аның фикеренчә, бу бәйрәм тарихта иң зур шахтерлар Сабан туе булырга да мөмкин.

Фото: © prav.tatarstan.ru
«Милли бәйрәмнәрдә традицион йолаларга күбрәк игътибар бирелүе сөендерә»
Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин соңгы елларда Татарстанда милли бәйрәмнәрдә заманча күңел ачулардан бигрәк борынгы йолаларга басым ясалуын искәртте.
«Милли бәйрәмнәрдә батут үзәкләренә һәм мәдәният, традицияләребезгә мөнәсәбәте булмаган башка чараларга игътибар кимүе куандыра. Төп бурыч – үсеп килүче буынның республика территориясендә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре белән танышуы», – диде.
Аның сүзләренчә, милли бәйрәмнәргә республика халкы яратып йөри.
Былтыр аларга 110 меңнән артык кеше барган. Мәйданнарда оештыручылар бәйрәмнең тарихи асылын күрсәтергә тырыша, йолаларга зур урын бирелә«Бәйрәмнәрдә халык кәсепчелеге осталары ярминкәләре, гастрономик сафлар, интерактив зоналар, традицион уен мәйданчыклары гөрли», – диде министр урынбасары.
Милли бәйрәмнәр циклын Каравон башлаган
Быел Татарстанда узган беренче милли бәйрәм Каравон рус милли бәйрәме булган. Аны 25 меңләп кеше караган, дип сөйләде «Татарстанның рус милли-мәдәни берләшмәсе» җәмгыяте идарә рәисе Ирина Александровская.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
«Яңа традицияләр Каравонда да үсеш ала. Бездә беренче тапкыр рус традицион кухнясы фестиваль-конкурсы узды. Безнең өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның да иң үзенчәлекле тәм-томнардан авыз итүе мөһим булды. Ул кулинария сәнгатенең һәр остасына игътибар юнәлтте», – диде.
Моннан тыш, рус мәдәнияте традицияләрен чагылдырган милли сөлгеләр күргәзмәсе, шулай ук концерт оештырылган.
«Безне алда Яшел Үзән районында Иван Купала славян мәдәнияте бәйрәме көтә. Барыгызны да бәйрәмгә көтеп калабыз», – диде Александровская.
Семык бәйрәмендә мари биюләре өчен зур танцпол оештырыла
Кукмара районында 31нче май көнне мари мәдәниятенең Семык бәйрәме узачак. Татарстанның мари милли мәдәни автономиясе рәисе Наталья Кукушкина барлык теләгән халык өчен милли биюләргә игътибар биреләчәген әйтте.

Фото: © prav.tatarstan.ru
«Марилар биюләре белән дан тота. Төп сәхнә каршында агач такталы идәндә халык милли биюдә берләшеп, рухи көч алачак. Күмәк биюләр бик дәртләндерә», – диде.
Бәйрәмдә мари чибәрен сайлау, «Мари гаиләсе» бәйгесе дә көтелә. Кичке программада мари эстрадасы йолдызлары чыгышы планлаштырылган, алар арасында Володя Матвеев, Эльвира Трифонова, Сергей Пакеев һәм башкалар.

Семык бәйрәме
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Валда Шиняс бәйрәмендә мордва модасы
Тәтеш районында 15нче июньдә мордва мәдәниятенең Валда Шинясь бәйрәме узачак. Быел аның төп үзенчәлеге мордва модасына багышланган күргәзмә булачак, дип уртаклашты Татарстан халыклары ассамблеясе рәисе урынбасары, ТР мордва милли-мәдәни автономиясе рәисе Наталья Сабитова.
«Бәйрәмебездә берничә балык сортыннан әзерләнгән ризыклар белән балыкчылар станы тәкъдим ителәчәк, шулай ук мордва көнкүрешен тасвирлаган йортка кереп чыгарга була. Мордва модасына аерым бер экспозиция багышланачак», – дип әйтте.
Бәйрәмнең кульминация ноктасы исә, «Умарина» дәүләт ансамбле, «Келу» фольклор ансамбле һәм башкалар чыгышы булачак.
Гырон Быдтон бәйрәмендә удмурт текстиле үзенчәлекләре белән танышып булачак
25нче июньдә Балтач районында удмурт мәдәниятенең Гырон Быдтон бәйрәме узачак. Традицион костюмнарга аерым игътибар биреләчәк, дип сөйләде ТР удмурт милли-мәдәни автономиясе активисты Павел Александров.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Гырон Быдтон» удмурт традицион мәдәниятен презентацияләү урыны булды. Былтыр без Удмуртиядән осталарны китертеп, милли текстиль белән бәйле бар нәрсәне күрсәтергә тырыштык: кием-салым, зәркән эшләнмәләре, бизәнгечләрне, бизәкләр чуарлыгын. Быел да бәйрәм киң колачлы итеп үткәреләчәк», – дип белдерде.
Уяв бәйрәмендә DIVA чуваш фолк-төркеме чыгыш ясаячак
Нурлат районында 29нчы июньдә Уяв чуваш мәдәнияте бәйрәме узачак. Махсус кунак итеп, DIVA чуваш фолк-төркемен чакырганнар, дип хәбәр итте Татарстанда чуваш милли-мәдәни автономиясе советы рәисе урынбасары Сильвия Чаркина.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Чуваш дәүләт җыр һәм бию ансамбле чакырылган, алар бәйрәм өчен берничә чыгыш әзерли, башка коллективлар да көтелә. Күптән түгел Кызыл мәйданда концерт куйган DIVA чуваш фолк-төркеме дә чыгыш ясаячак. Алар бары тик халык җырларын башкара, традицион уен коралларын куллана», – дип ассызыклады.
Уявта агач эшкәртү, чүлмәкчелек эше һәм чигү буенча мастер-класслар оештырылачак. «Ачык микрофон» игълан ителәчәк, килгән кунакларга гармун астында җырлап, биеп алырга мөмкин. Традицион рәвештә зур әйлән-бәйлән дә оештырыла. Милли уеннар белән балалар мәйданчыгы да тәкъдим ителә. Чуваш милли костюмына багышланган күргәзмә әзерләнә», – диде Чаркина.
Татарстанда милли бәйрәмнәр расписаниесе:
- 31 май – Республикакүләм Семык мари мәдәнияте бәйрәме (Кукмара муниципаль районы, Пүчинкә авылы)
- 15 июнь – Республикакүләм Валда Шинясь мордва мәдәнияте бәйрәме (Килдеш авылы, Тәтеш районы)
- 21 июнь – Республикакүләм Сабан туе татар халык бәйрәме (Казан)
- 28 июнь – Республикакүләм Гырон Быдтон удмурт мәдәнияте бәйрәме (Чепья авылы, Балтач районы)
- 29 июнь – Республикакүләм Уяв чуваш мәдәнияте бәйрәме (Нурлат шәһәре)
- 5 июль – Республикакүләм Иван Купала славян мәдәнияте бәйрәме (Яшел Үзән шәһәре)
- 19 июль – Республикакүләм Питрау керәшен мәдәнияте бәйрәме (Җөри авылы, Мамадыш районы)
- 20 июль – Республикакүләм балалар мөселман Сабан туе (Бөрбаш авылы, Балтач районы)
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов милләтара һәм конфессияара татулыкны саклау ил суверенитетын яклау, тотрыклы үсешне тәэмин итүдә мөһим роль уйнаганын ассызыклаган иде. «Бу максаттан, республикада дәүләт программалары гамәлгә ашырыла. Этномәдәни башлангычлар һәм рухи яңарышка аерым игътибар бирелә. Барлык халыкларның тел, мәдәният, традицияләрен саклау, үстерү өчен шартлар тудырабыз», – дигән иде ул.
Арсений Кәримов, tatar-inform.tatar
Свежие комментарии