На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Александр Антошин
    А что , канал уже постепенно переходит на татарский язык ?«Елмай» паркында ...
  • Николай
    А почему перевода нет? ФСБ-шники, вы куда смотрите? Тут террористы свои планы обсуждают, а вы и ухом не ведёте.Төмән өлкәсендәге...
  • Татьяна Рублева
    твоя моя не понимает!Татарстанда кешел...

Казанның иң оста автотуташы билгеләнде

Казанда хатын-кыз автомобильчеләр арасында «Автотуташ — 2024» машина йөртү осталыгы буенча шәһәркүләм конкурс узды. Анда 9 казанлы катнашты.

«Конкурста катнашучылар башта юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча теоретик имтихан тапшырдылар, аннары җиңел автомобиль белән идарә итү күнекмәләрен күрсәттеләр. Бу мөһим күнекмә — шәһәр урамнарында маневрлар ясау буенча үзләрен сынадылар», — диде Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсенең Юл хәрәкәте иминлеге идарәсенең пропаганда бүлеге башлыгы полиция майоры Алия Вәлиева «Татар информ» хәбәрчесенә.

Конкурсның өченче һәм өстәмә сынавы иҗади этап булды, катнашучылар «Юл хәрәкәте иминлегенә хатын-кыз карашы» темасына социаль роликлар әзерләделәр.

Алия Вәлиева хатын-кызлар елдан-ел әлеге бәйгегә ныклап әзерләнүләрен дә әйтте. «Кызлар үзләренең барлык иҗади сәләтләрен, креатив алымнарын күрсәттеләр. Видеороликларда үзләренә юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмаска ярдәм итүче серләре белән уртаклаштылар», — дип сөйләде ул.

Беренче урынны һәм «Автотуташ-2024» мактаулы исемен Миләүшә Исмәгыйлева яулады, икенче урынны Лилия Гаделшина, өченче урынны Азалия Яруллина алды.

Барлык катнашучыларга да «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

  • Бәйгенең тарихы 1998 елда, Чаллыда беренче шәһәр ярышы үткәрелгәч башлана. 1999-2000 елларда конкурс Казанда да үткәрелә башлый.

 

Ссылка на первоисточник
наверх