На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Әтиләр көненә Түбән Камада экскурсияләр атнасы уза

Бөтен Россия буенча 2021 елдан октябрьнең өченче якшәмбесендә Әтиләр көне билгеләп үтелә. Быел бәйрәм 20 октябрьгә туры килә. Бу көнгә Түбән Кама районы әтиләре ассоциациясе «Түбән Камада әтиләр атнасы» дип аталган гаилә экскурсияләре программасы эшләде, анда әтиләр һәм балалар бергә вакыт үткәрә алачак.

Бу хакта http://nkamsk-rt.ru сайтында Фәридә Зарипова яза.

Шулай итеп, 14 октябрьдә янгын сүндерү частена экскурсия оештырыла. Икенче көнне Халык иҗаты йортында «Конек-Горбунок» мультфильмын карарга мөмкин була.

16 октябрьдә шәһәр мәчетенә, шулай ук чиркәүләргә берьюлы өч экскурсия үткәрелә. 17 һәм 18 октябрьдә шәһәр предприятиеләрендә экскурсияләр уза.

Ә менә бәйрәм алдыннан, 19 октябрьдә, 29нчы мәктәптә армспорт буенча ярышлар була.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу чараларга балалар белән килгән әтиләр өчен керү түләүсез була.

Ссылка на первоисточник
наверх