Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү елында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппараты профсоюз оешмасы «Хәтер эстафетасы» хәйрия акциясен башлап җибәрде. Аның кысаларында сугыш ветераннарының каберлекләрен тәртипкә китерү эше алып барыла.
Хәйрия акциясенең максаты – илебезнең Җиңүенә зур өлеш керткән Бөек Ватан сугышы ветераннары турында истәлекне саклау.
Туган илне яклаган кешеләрнең, бигрәк тә якыннары калмаган ветераннарның каберлекләрен саклык белән карарга кирәк.Геройлар турындагы истәлекне саклап, без үткән һәм киләчәк арасында күпер салабыз. Барыгызны да Бөек Ватан сугышы ветераннарының һәйкәлләрен торгызу изге миссиясенең бер өлеше булырга чакырабыз.
Һәрбер торгызылган һәйкәл – ул яңартылган монумент кына түгел, ул батырлык тарихын тергезү, җиңүчеләр буынына тирән рәхмәтебезнең билгесе. Бүгенге көндә караучысыз калган Бөек Ватан сугышы ветераннарының 12 каберлеге тәртипкә китерелде һәм торгызылды.
Свежие комментарии