Татарстанда соңгы елларда татар мәдәниятен үстерү һәм саклау буенча гаять зур эш башкарылды, биредә ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның роле гаять зур. Блогер Ринат Галиәхмәтов (Татар Малай) «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә шундый фикерен белдерде.
«10 ел элек, мин эшне башлаганда, вазгыять бик аяныч: интернетта, ютубта да, гомумән социаль челтәрләрдә дә контент аз иде.
Татар телен саклау программасы кабул ителгәннән соң, татар телендәге ютуб-каналлар, социаль челтәрләр, бик күп блогерлар һәм конкурслар барлыкка килде, төрле очрашулар, чаралар уздырыла. Безгә, яшь блогерларга, бу бик яхшы, безне күрәләр, бәялиләр, безнең өчен бу блог алып бару өчен стимул. Моны дәүләт тә күрә. 10 ел эчендә бик зур эш башкарылды, ул әлегә кадәр дәвам итә, бу эш алга таба да дәвам итәр дип өметләнәм», – дип сөйләде ул.Үз мәдәниятендә кайнап яшәүче кеше бу юнәлештә эш алып барылуын һәрвакыт күрәчәк, дип өстәде ул.
«Шуның белән яшәгәндә, татар КВНы да, татарча стендап та, татарча концертлар һәм чаралар да булуын күрәсең. Соңгы 10 елда татар мәдәниятен үстерүгә керткән гомуми өлеш гаять зур», - диде блогер.
Свежие комментарии